Quote (Фәридә)
Мин татарларны акрын кыймылдыйлар дип беләм. Пассив, продвинутыйлар бик аз. Татар действительно йоклый, дустым.
Фәридә апа, күпмедер дәрәҗәдә мин Сезнең белән килешәм.. Шулай да безнең халыкның күпчелеге нидер эләктерү өчен генә сайтлардан файдаланалар. Башта мин үзем дә Мишәбаш Булат белән килешмәгән идем, хәзер инде аның сүзләре дөрес икәнлегенә көннән-көн ныграк ышанам.. Ул менә дигән, безнең барыбыз өчен үрнәк булырлык сайт булдырды, материаллары бихисап. Тик нигә берсе шунда рәхмәт язсын да фикерен калдырсын икән. Ул дөрес эшләде, "Методик сандык" дигән бүлеген ябып куйды. Чыннан да, телсез һәм чукраклар белән эшләүдән туйгандыр, ләкин мин үзем бу вакытлыча гына күренеш булсын иде дип телим.. Бер көн килер әле, татарлар уянырлар, активлашырлар, фикерләрен дә язарга иренмәсләр, шулай бит?