Татар теле укытучысы Раушания Мәтҗанова сайты
Четверг, 25.04.2024, 02:10
[ Новые сообщения · Участники · Правила форума · Поиск · RSS ]
  • Страница 1 из 1
  • 1
Форум » Test category » Татар дөньясында ниләр бар? » Сәләтле балалар белән эш (Эш тәҗрибәсеннән, баштан кичкәннәр)
Сәләтле балалар белән эш
РаушанияДата: Вторник, 13.04.2010, 21:19 | Сообщение # 1
Майор
Группа: Администраторы
Сообщений: 33
Награды: 0
Репутация: 2
Статус: Offline
Иң беренче минем "Сәләтле бала кемгә кирәк?" дигән сорауны күтәрәсем килә. Бу сорауны бирер өчен мине күп кенә сәбәпләр этәрде. Менә без мәктәпләрдә укучыларның иҗади фикерләү сәләтләрен үстерәбез, фәнни-тикшеренү эшләренә тартабыз, ә бит баксаң, әти-әниләр бу эшкә бөтенләй кирәкмәгән бер гамәл дип карый икән. "Интекмә, балам, вакыты җиткәч тә өлгерерсең әле", - дип әйтте әни. Икенчесе: "Сиңа әле иртәрәк, институтка кергәч, тикшеренерсез", -дигән. Ә бик зур аудиториядә үз-үзен тотарга, чыгыш ясарга, кыюлыкка өйрәнү, эзләнүнең никадәр укучының аң үсешенә файда икәнлегенә төшенмиләрменни алар? Кайберләрегез әти-әниләр белән дөрес итеп эшләргә кирәк дип тә әйтер. Ләкин әйтеп тә аңлатып булмаганнары кайда да бар бит алар.Бусы бер мәсьәлә булса, икенчесе - транспорт. Иң кыены Казан шәһәрендә үткәрелгән конференияләр, чөнки юл бик ерак, юл чыгымнары кыйммәткә төшә, очраклы транспорт белән дә чыгып китәргә туры килә. Әти-әниләр бик зур авырлык белән генә барырга ризалашалар, очракты машина белән дә чыгып китәргә туры килә. Шулай булгач, сәләтле бала укытучы өчен генә кирәк булып чыга. Без күпме акчалар түгеп үзебез өчен генә йөрибез түгелме? Без вакытлы-вакытсыз укучыларны аптыратып, тилмертеп йөрибез икән бит?! Бәлки аларга да, үзебезгә дә тынгылык биреп туктап калыргадыр??? Җәмәгать без дә тукталсак нәрсә була соң? Сез дә бу проблемалар белән очрашасызмы?

raushania.ucoz.ru
 
ФанисДата: Суббота, 17.04.2010, 18:09 | Сообщение # 2
Сержант
Группа: Пользователи
Сообщений: 6
Награды: 0
Репутация: 0
Статус: Offline
Раушания ханым. Сэлэтле укучылар дигэндэ сэлэтле укытучыларны куздэ тотасыздыр инде Сез? Чыннан да, сэлэтле укучыга да, сэлэтле укытучыга да игътибар юк дияр идем. Быел ул игътибар бар, чонки укытучы елы бит, лэкин игътибар дигэнем катлы-катлы тикшеренулэргэ кайтып кала. Э сэлэтле балага килгэндэ, узебезнен хисапка кайдадаыр йортергэ укытучынын хезмэт хакы куп тугел шул. Шулай булгач, эзер машина бирмилэр икэн, утырып укытасы гына кала. sad
 
РаушанияДата: Суббота, 19.06.2010, 21:49 | Сообщение # 3
Майор
Группа: Администраторы
Сообщений: 33
Награды: 0
Репутация: 2
Статус: Offline
Фәнис, чын укытучы, үз эшен яратып башкаручы укытучы, Сез әйткәнчә, үзенең вакытын да, хәтта акчасын да корбан итәргә мәҗбүр була. Ярый да әти-әниләр хәлеңне аңлап, синең фикереңне куәтләсәләр. Ләкин һәрвакыт хуплау табып булмый шул. Йөри инде шунда эч пошырып, дип уйлаучылары да табыла. Әле хәтта укытучылар коллективында да шулай уйлаучылар бар. Үзләре бер генә укучыны да конкурсларда катнаштырмасалар да. шулай әйтә беләләр. Менә шулар белән эшлә инде. happy

raushania.ucoz.ru
 
Форум » Test category » Татар дөньясында ниләр бар? » Сәләтле балалар белән эш (Эш тәҗрибәсеннән, баштан кичкәннәр)
  • Страница 1 из 1
  • 1
Поиск:

                         Татар теле укытучысы Мәтҗанова Раушания сайты