Татар теле укытучысы Раушания Мәтҗанова сайты
Четверг, 28.03.2024, 21:14
[ Новые сообщения · Участники · Правила форума · Поиск · RSS ]
  • Страница 1 из 1
  • 1
Форум » Test category » Татар дөньясында ниләр бар? » Әти-әниләр белән эш
Әти-әниләр белән эш
РаушанияДата: Понедельник, 19.04.2010, 14:51 | Сообщение # 1
Майор
Группа: Администраторы
Сообщений: 33
Награды: 0
Репутация: 2
Статус: Offline
Бүгенге көндә мәктәптә балалар белән эшләүгә караганда әти-әниләр белән эшләү авыррак. Чөнки күбесе үз балаларының мөкинлекләрен бик югары бәялиләр, бала алар янында бер төрле, ә алардан читкә киткәч, бөтенләй башка булырга мөмкин икәнлекне аңларга теләмиләр. Керпе дә "йомшагым", карга да "ап-агым" дигән кебек, алар да балаларны бары тик сукыр ярату белән генә түгел, ә чын ярату белән коралланып, укытучылар белән кулга-кул тотынышып эшләсеннәр иде. Сез дә минем фикерне хуплыйсызмы? Ата-аналар белән Сезнең дә шундый очраклар килеп чыкканы бармы? Ышаныгыз, мәсьәләне тикшереп тә тормыйча, алар бит беренче итеп баланы якларга керешәләр, ә укытучыны юкка чыгарырга телиләр түгелме? Сүз барысы турында да бармый, шулай да мин әйткән кебекләре юк түгел. Ә алар бөтенесенә дә тәэсир итәргә мөмкин бит?!

raushania.ucoz.ru
 
R1Дата: Среда, 12.05.2010, 21:06 | Сообщение # 2
Рядовой
Группа: Пользователи
Сообщений: 3
Награды: 0
Репутация: 0
Статус: Offline
Бик катлаулы тема ачып ж,ибэргэнсез эле Раушания апа... Тик ни генэ эйтсэк тэ, hэр эти-эни очен уз баласы кадерле була... Бэлки укытучыларга остэмэ рэвештэ хокумэт акчасына психология фэне буенча квалификация кутэру курсларын утэргэ кирэктер? Алай булса, укытучырарга эти-энилэр белэн уртак тел табу ж,ин,елрэк булмасмы?
 
РаушанияДата: Пятница, 14.05.2010, 12:30 | Сообщение # 3
Майор
Группа: Администраторы
Сообщений: 33
Награды: 0
Репутация: 2
Статус: Offline
Хәрмэтле иптәш. Курәм Сез уз балаларын кирәгеннән артык нык яратучылар исәбендэ йөрисез. Дөрес, балаларны ярату бик тә кирэк, тиешле урында аларны яклап та чыгарга тиешбез. Ләкин һәрбер нәрсәнең чиге булырга тиеш. Карга да ап-агым ди, керпе дэ йомшагым ди. Үз вакытында бабаларның кимчелекләрен дә күрә белергә кирәктер бит инде? Сукырларча ярату дөрес түгелдер бит? Баланың киләчәге өчен кайгырткан ата-ана аны дөрес яшәргә өйрәтергә, дөрес юлга бастырырга тиештер инде?.. Ә инде икенче сорауга килгәндә, укытучыларга югары уку йортында җитәрлек күләмдә психология фәне укытыла, һәр 5 ел саен махсус курсларда укытучылар үз белемнәрен күтәреп торалар. Аңлашылмаучанлыкның нигезе - ата-ананың балаларны артык нык иркәләвендә. Укытучы мөмкин кадәр дөрес итеп аралашу ысулын табарга, конфликтка кермәскә, тиешле алымнар белән генә проблеманы хәл итәргә тырыша. Ләкин психология нигезләрен укытучыга гына түгел, ә минемчә, барлык ата-аналарга да үтәргә кирәктер. Хәтта ил дәрәҗәсендә бу проблеманы күтәреп, курслар оештыруны сорасак та начар булмас иде... Сез мин әйткәннәр белән килешәсезме, хөрмәтле иптәш? Сезнең фикерләрегезне көтеп калам.

raushania.ucoz.ru
 
R1Дата: Понедельник, 17.05.2010, 23:14 | Сообщение # 4
Рядовой
Группа: Пользователи
Сообщений: 3
Награды: 0
Репутация: 0
Статус: Offline
Белмим, белмим... Эгэр хокумэтнен, ботен эти-энилэргэ психология буенса мастер-класслар уткэрергэ акчасы булса, минемчэ, ул шул акчаны бу юнэлешкэ таратмас иде.... Хэзерге кризис заманасында "акча кирэк" дигэн мэсэлэ кутэрелэ икэн, хокумэт "дефицит бюджета" дип эйтэ дэ куя... Бэлки бу проблеманы башкача ерып чыгарга буладыр? Мэсэлэн махсус ата-аналар ж,ыелышында... гел булмаса "К барьеру" телевизион передачасында кебек ата-ана белэн укытучы арасында турыдан туры бэхэс уткэру... Сез узегез ничек уйлыйсыз?
 
РаушанияДата: Вторник, 18.05.2010, 13:52 | Сообщение # 5
Майор
Группа: Администраторы
Сообщений: 33
Награды: 0
Репутация: 2
Статус: Offline
Хөрмәтле кунагым! Мин язган әйберләргә битараф калмагансыз икән инде, бу яхшы сыйфат. Һәркемнең дә үз фикере бар, һәм һәрбер кеше үзенчә хаклы. Сез мәктәп тормышын телевизорлардан карап, хөкүмәт сөйләгәннәрдән генә беләсез ахырысы. Ләкин чынлыкта алар икесе ике әйбер бит. Үзе мәктәптә эшләмәгән кеше генә телевизордан укытучыны шулкадәр кимсетергә, юкка чыгарырга мөмкин. Быел бигрәк тә, укытучылар темасын бик тә якын күрәләр инде. Нишлисең бит, "укытучылар елы" дип безнең күңелне шулай күрүләредер инде. Шулай эшләп мәктәп системасына карата укучыларда да, әти-әниләрдә дә тискәре фикер тудырырга телиләр ахырысы. Күрегез инде, нинди генә кинолар күрсәтмиләр укытучылар турында! "Пусть говорят" тапшыруын ачсаң, һәр чыгарылышында диярлек укытучыларны "мактыйлар". Әле дә укытучылар сабыр инде. Шулкадәр психологик атага ничек түзмәк кирәк? Бөтен ил безгә каршы күтәрелгән диярсең. Искитмәле хәл. Түзәбез, җәмәгать, түзәбез. Без бит сабыр, тыйнак халык. Кайчанга кадәр дәвам итәр икән бу???

raushania.ucoz.ru
 
R1Дата: Среда, 02.06.2010, 19:46 | Сообщение # 6
Рядовой
Группа: Пользователи
Сообщений: 3
Награды: 0
Репутация: 0
Статус: Offline
Эйе шул Раушания ханым.. дорес эйтэсез, мин мэктэптэ эшлэп караган кеше тугел, шун,а курэ бик белеп бетермим дэ андагы эшлэрне. Тик барыбер укытучы белэн эти-эни арасындагы барлыкка килгэн ситуациядэ берэр уртак фикергэ килергэ кирэк... нинди булыр микэн ул фикер?
 
РаушанияДата: Среда, 02.06.2010, 21:50 | Сообщение # 7
Майор
Группа: Администраторы
Сообщений: 33
Награды: 0
Репутация: 2
Статус: Offline
Хөрмәтле кунагым! Берсүзсез уртак фикергә килү кирәк, шулай булмаса мәктәптә эшләп тә булмый. Кайчакларда үзеңнең хаклы икәнлегеңне белеп тә шуны раслый алмасаң, фикереңнән кире кайтырга да туры килә. Күрәләтә әти-әниләр белән талашып булмый бит инде. Ә алар синең хаклыкны аңларга теләмиләр. Була бит шундый хәлләр: үз киресенә каткан диләр алар турында. Монда да шундыйрак хәлләр.

raushania.ucoz.ru
 
Форум » Test category » Татар дөньясында ниләр бар? » Әти-әниләр белән эш
  • Страница 1 из 1
  • 1
Поиск:

                         Татар теле укытучысы Мәтҗанова Раушания сайты