Татар теле укытучысы Раушания Мәтҗанова сайты
Пятница, 29.03.2024, 13:51
[ Новые сообщения · Участники · Правила форума · Поиск · RSS ]
  • Страница 1 из 1
  • 1
Форум » Test category » Татар дөньясында ниләр бар? » Укытучылар, Сез кая?
Укытучылар, Сез кая?
РаушанияДата: Четверг, 06.05.2010, 21:59 | Сообщение # 1
Майор
Группа: Администраторы
Сообщений: 33
Награды: 0
Репутация: 2
Статус: Offline
Хөрмәтле коллегаларым! Минем форумда сораулар урнаштыруыма инде бер ай вакыт үтеп тә китте. Бу ай эчендэ нәрсәләр үзгәрде соң? Бик күп нәрсә. Мин үзем өчен бер нәрсәне ачык аңладым: укытучы халкы, Тукай әйткәнчә, үлгәнме әллә йоклаган гынамы дигән сорауга үзем өчен җавап алдым. Арагыздан берегездә дә сораулар буенча фикерләрегезне язарга дигән теләк уянмадымыни? Без шул дәрәҗәдә бар нәрсәгә дә битарафмыни? Чыннан да, кайдан да булса, нинди дә булса материал эләктерү өчен генә утырабызмыни без? Барыгызның да бәгырьләре каткан икән. Кызаныч, бик тә кызганыч...

raushania.ucoz.ru
 
ФанисДата: Суббота, 10.07.2010, 22:45 | Сообщение # 2
Сержант
Группа: Пользователи
Сообщений: 6
Награды: 0
Репутация: 0
Статус: Offline
Без - ялда, кем кайда инде. Мин авыл патриоты буларак үз өемдә, үз көем дип ятам, кемдер чит илләргә сәяхәткә киткәндер. Гафу, җәй айларында эш күп бит, компьютер атнага бер генә ачыла. Битараф түгел без, пассив кына. Минем үземнең дә күзәткәнем бар, онлайнда берничә кеше утыра, ләкин берсе дә берни язмый. Иренәләрме, вакытлары азмы? Монысына җавап бирә алмыйм. Ә Сезнең сайттагы кыю фикерләр миңа бик ошый. Журналистиканы бетергәнсездер дигән идем, пединститутта укыгансыз икән. Жуналист буларак та Сез зур уңышларга ирешер идегез. Так продолжать!
 
РаушанияДата: Воскресенье, 11.07.2010, 22:14 | Сообщение # 3
Майор
Группа: Администраторы
Сообщений: 33
Награды: 0
Репутация: 2
Статус: Offline
Фанис, пассив булу да начар бит инде. Күптән активлашырга вакыт инде. Сүз дә юк, җәйге яллар вакытында эш тә күптер, ләкин бар нәрсәне дә онытып бетерергә ярамый инде. Мин үзем, булган һәрбер сайтта ни дә булса язып калдырырга тырышам. Мин барча татар халкының да кыю булуын теләр идем. Артык тыйнак булу, тел яшерү хәзерге заман өчен хас сыйфат түгел инде. Заман белән бергә атлыйк!

raushania.ucoz.ru
 
ФәридәДата: Суббота, 18.09.2010, 00:08 | Сообщение # 4
Сержант
Группа: Друзья
Сообщений: 7
Награды: 0
Репутация: 0
Статус: Offline
Уятмакчы булсаң халык күңелләрен... shutup shy
 
РаушанияДата: Понедельник, 20.09.2010, 21:24 | Сообщение # 5
Майор
Группа: Администраторы
Сообщений: 33
Награды: 0
Репутация: 2
Статус: Offline
Quote (Фәридә)
Уятмакчы булсаң халык күңелләрен.

Фәридә апа, халык күңелләрен уятырга теләүчеләр бер мин генә түгел, билгеле. Ләкин нигәдер халык уянырга теләми, йоклаган халәттә, күрәсең, аларга уңайлырак. Озак йоклау зыянлы икәнен искәртәсем килә, дусларым. Гомерне йоклап түгел, ә файдалы эш белән уздырырга кирәк. Минем киңәшләремә колак салыгыз, уяныгыз, йоклап ятар чак түгел.


raushania.ucoz.ru
 
Форум » Test category » Татар дөньясында ниләр бар? » Укытучылар, Сез кая?
  • Страница 1 из 1
  • 1
Поиск:

                         Татар теле укытучысы Мәтҗанова Раушания сайты