Татар теле укытучысы Раушания Мәтҗанова сайты
Четверг, 28.03.2024, 14:15
[ Новые сообщения · Участники · Правила форума · Поиск · RSS ]
  • Страница 1 из 2
  • 1
  • 2
  • »
Форум » Test category » Татар дөньясында ниләр бар? » Авылларда хәлләр ничек?
Авылларда хәлләр ничек?
РаушанияДата: Суббота, 19.06.2010, 20:42 | Сообщение # 1
Майор
Группа: Администраторы
Сообщений: 33
Награды: 0
Репутация: 2
Статус: Offline
Авылны макта, шәһәрдә яшә, ди халык әйтеме. Дуслар, сез бу әйтемгә карата нинди фикердә? Килешәсезме? Авылда яшәү авырмы? Җавапларыгызны көтеп калам.

raushania.ucoz.ru
 
НуранияДата: Суббота, 19.06.2010, 22:05 | Сообщение # 2
Рядовой
Группа: Пользователи
Сообщений: 1
Награды: 0
Репутация: 0
Статус: Offline
Гел мин уйлап йөргән сорауны куйгансың бит, Раушания. Соравыңа ничек дип җавап бирим икән инде. Зарлану түгел, ә шулай да фикерләремне әйтәм. Кунакка кайткан кешеләр өчен авылдагы тормыш бик тә рәхәт! Үзе шунда торып, бөтеп авырлыкларын татыган кешегә һәйкәл куярлык. Бер көн калмыйча, көндә әче таңнан кем тора? Ай саен әле сыер, әле сарык көтүенә кем чыга? Бер-бер артлы чүпне кем утый? Кортларын кем чүпли? Агуын кем сиптерә? Печәнен кем чаба? Җыюын, өюен, мал каравын, астын чистарту, утын кисү, утын яру һ.б. Боларның барысын да шул бер авыл кешесе башкара да инде. Мескеннең ял итәргә вакыты да калмый. Кайда инде диңгез буйларына барып ял итүләр! Сөйрәлеп урынына барып җитә алса, бик әйбәт инде. Менә мин башлангыч укытучысы, иремә хезмәт хакы түләмиләр, 2 баланы кеше итәсе бар. Мал асрамасаң, яшәп тә булмый. Сез бәлки интекмә шулкадәр диярсез. Ләкин яшисең килсә, шулай эшләмичә булмый бит? Менә ул чын авыл тормышы шундый. Каймакның ничек ясалганын да белмәгән шәһәр баласына болар ят күренеш инде. Мескен авыл баласы күрмәгәнен күрә инде. Иртүк ничә бозау арканлау белән башлана да, кич сары бәкәйләре эзләү белән төгәлләнә. Менә тормыш. Зарланумы бу? Юк. Бу чын тормыш, авыл тормышы.
 
РаушанияДата: Вторник, 22.06.2010, 15:07 | Сообщение # 3
Майор
Группа: Администраторы
Сообщений: 33
Награды: 0
Репутация: 2
Статус: Offline
Нурания, мин Сезнең авырткан урыныгызга тидем, ахырысы. Әлеге теманы булдырганчы, мин Эльвира Розалиның авыл турындагы бер җырын тыңлап үткән идем, теманың ачылуына шул сәбәпче булды. Авылда рәхәт, түшәмгә төкереп ятасың кебек юллар бар иде анда. Эх, дидем, әзергә кайтып, пешкәнне ашап, әзер мунча кергәндә рәхәт инде дип куйдым. Чыннан да, без булмаган урында рәхәттер инде ул, әйеме? Дусларым, сездән тагы хәбәрләр көтеп калам. Иренмәгез, фикерләрегезне язып калдырыгыз.

raushania.ucoz.ru
 
ФанисДата: Суббота, 10.07.2010, 22:36 | Сообщение # 4
Сержант
Группа: Пользователи
Сообщений: 6
Награды: 0
Репутация: 0
Статус: Offline
Быел авылларда хәлләр бик тә мөшкел. Инде ничә ай яңгырсыз тилмерәбез. Бөтен җир сап-сарыга әйләнде. Гомер булмаганча бернәрсә дә үсми, малларга ашатырга печән юк. Авыл халкы бер-бер артлы терлекләрен суя. Ниндидер файда ясап булмасмы дип асраган үгезләрен юк кына бәягә сатып җибәрәләр. Корылык та гади кешегә файда китерми бит!!! Алыпсатарлар шуннан файдалана белә. Мәчет картлары яңгыр теләргә дә барып карадылар, файдасыз. Кайдан файдасы булсын инде?. Табигатьне буйсындырабыз дип шул көнгә төштек бит, җәмәгать. Болытлар куа-куа шул көнгә калдык бит! Яңгыр явып, тәти кәчтүмнәре чыланса ни булган инде зур абзыйларның? Яңгыр яуганнан гына баш бетәрлек берни дә булмый бит? Менә хәзер интегәбез, бер тамчы төшмәгән районнар да бар бит.
 
РаушанияДата: Воскресенье, 11.07.2010, 22:19 | Сообщение # 5
Майор
Группа: Администраторы
Сообщений: 33
Награды: 0
Репутация: 2
Статус: Offline
Фанис, Сез әйткән гадәттән тыш хәл республикабызның бик күп районнарында күзәтелә. Кешеләр үз бакчаларында яшелчә үстерү өчен чарасын табалар, ә менә басулар көя. Элеккеге су сиптергеч җайланмалары да калмады, ичмаса. Без кечкенә чакларда зур тәгәрмәчне хәтерләткән җайланмалар басуда су сиптерә иде, ә хәзер, техника ни алга киткән булса да, моны алыштырырдай берни дә күренми, булганнары юк ителгән. Кызганыч.

raushania.ucoz.ru
 
нуриахметоваДата: Четверг, 15.07.2010, 12:54 | Сообщение # 6
Рядовой
Группа: Друзья
Сообщений: 2
Награды: 0
Репутация: 0
Статус: Offline
Гөләндәм. авылда яшәү - иң зур бәхет ул. А.Галимов әйткәнчә, мин дә бит туган авылның
бер газиз баласы ла.
болында печән чабасың, урманга чыгып, себерке бәйлисең... юк, шәһәрнең тузанлы, шау - шулы дөньясына авыл табигатен алыштырып булмый.

Добавлено (15.07.2010, 12:54)
---------------------------------------------
Хәлиуллина,

 
РаушанияДата: Четверг, 15.07.2010, 14:32 | Сообщение # 7
Майор
Группа: Администраторы
Сообщений: 33
Награды: 0
Репутация: 2
Статус: Offline
Гөләндәм - чын авыл патриоты. Молодец! Һәрвакыт шундый булып кал.

raushania.ucoz.ru
 
ФәридәДата: Суббота, 18.09.2010, 00:25 | Сообщение # 8
Сержант
Группа: Друзья
Сообщений: 7
Награды: 0
Репутация: 0
Статус: Offline
Капкадан чыккач ук сыер беленнәренә басарга курка-курка әледән-әле чыгып китәсең дә тагын шунда кайтып егыласың. Үз өеңдә үз көең дип юкка гына җырламыйлардыр.
 
РаушанияДата: Понедельник, 20.09.2010, 21:16 | Сообщение # 9
Майор
Группа: Администраторы
Сообщений: 33
Награды: 0
Репутация: 2
Статус: Offline
Quote (Фәридә)
Капкадан чыккач ук сыер беленнәренә басарга курка-курка әледән-әле чыгып китәсең дә тагын шунда кайтып егыласың. Үз өеңдә үз көең дип юкка гына җырламыйлардыр.

Фәридә апа, халык бик тә тапкыр бит ул, нинди генә мәкаль-әйтеменә күз салсаң да, дөрес икәненә инану авыр түгел. Бу очракта да шулай, үз өеңә ни җитә!!! Мин Сезнең шундый матур итеп үз өегезне якын күреп язуыгызга сөенәм, рәхмәт Сезгә. Икенче зур рәхмәтем фикерегезне калдырырга иренмәвегез өчен. Чөнки форумнардагы сораулар ни өчендер һавада эленеп тора, "неужели" бездә халык шулкадәр битараф инде дип уйлап куям. Мин үзем кергән бер сайтта үз тамгамны салып калдырмасам, күңелемә тынычлык ала алмыйм, ә нигә башкаларга да шулай эшләмәскә соң? Бу Сезне ачулану түгел, киресенчә, Сезнең язуыгызга сөенеп, күңел бушату гына.


raushania.ucoz.ru
 
ФәридәДата: Среда, 22.09.2010, 22:43 | Сообщение # 10
Сержант
Группа: Друзья
Сообщений: 7
Награды: 0
Репутация: 0
Статус: Offline
Раушания, мин халыкның битарафлыгын болайрак аңлатыр идем. Укытучылар сайтларга нәрсәдер эзләнеп керәләр һәм үзләренә кирәкле әйберне эләктереп чыгып китәләр. Рәхмәтне әйтсә әйтә, әйтмәсә юк. Язышып утырырга вакытлары юктыр эш кешесенең дим. Монда инетка кереп китсәң әйләнеп чыгарлык түгел. Булмастыр, матбугаттыр, белем форумы, Гүзәлия белән Раушания сайты, Гөлназныкына теркәлмичә дә нидер алып була, тагын башка укытучыларның сайтларына теркәлмәгән, белем порталы, яндекс, майлру, мой круг, мой мир,зналиру,открытый класс, РЦМКО - болар мин әйләнеп йөри торганнары гына. Ә аларга күпме вакыт кирәк. Бүтәннәр дә шулай йөри торганнардыр. Булмаста ни генә язмыйлар, тайдым мин аннан. Матбугатта да теләсә нәрсә язалар. Менә шунда утыра алар язып төрле-төрле ник астында. Һаман бер үк кешеләр. Форумда да бер төрле кешеләр утыра. Анда язгач монда да яза алмыйлар, вакытлары җитми.Аннан соң менә минем яшьтәгеләр, мин укыган универны, отделениене бетергәннәр арасында бөтен майл руда 4 кенә штук. Аларны майлга кермичә табып булмады. Яндекста юк. Мин татарларны акрын кыймылдыйлар дип беләм. Пассив, прдвинутыйлар бик аз. Татар действительно йоклый, дустым.
 
Форум » Test category » Татар дөньясында ниләр бар? » Авылларда хәлләр ничек?
  • Страница 1 из 2
  • 1
  • 2
  • »
Поиск:

                         Татар теле укытучысы Мәтҗанова Раушания сайты