|
|
Татар теле укытучысы Раушания Мәтҗанова сайты | Приветствую Вас Гость | RSS |
Ак һәрвакыт акмы?
| |
Фанис | Дата: Среда, 14.07.2010, 20:00 | Сообщение # 1 |
Сержант
Группа: Пользователи
Сообщений: 6
Статус: Offline
| Минем әби болай дия торган иде:" Сыерның ике мөгезе күренеп торса да, җитәкчең аны ат дия икән, әйе, ат ул, дияргә куша иде". Димәк, ак төсне кемдер кара дисә, аның белән килешәсе генә кала? Мин кечкенә чакта бу сүзләрнең асылына төшенә алмаганмын. Менә хәзер исемә төшереп уйлап утырам. Бигрәк замана карчыгы булган икән бит ул! Кемгәдер ярар өчен кайчагында бәлки шулай эшләргә кирәктер дә, ләкин мин үзем кирерәк бәндә. Һәрвакыт алар кушканча эшләргә теләмим. Ә сез ничек?
|
|
| |
Эльза | Дата: Среда, 14.07.2010, 20:37 | Сообщение # 2 |
Рядовой
Группа: Пользователи
Сообщений: 1
Статус: Offline
| Фәнис абый, Сезнең соравыгызга җавап итеп минем абыйның җырлый торган бер такмагын гына китерәм: Ак тавык кара булмый, Кара тавык ак булмый. Ак тавык кара булмагач, Кара тавык ак булмый. Башта мәгънәсез кебек тоелса да, минемчә, сорауга җавап бар бугай.
|
|
| |
Раушания | Дата: Среда, 14.07.2010, 21:37 | Сообщение # 3 |
Майор
Группа: Администраторы
Сообщений: 33
Статус: Offline
| МОЛОДЦЫ!!! Әле бүген генә Булат Шакиров белән сөйләшкән идек. Ул, безнең татарлар форумнарда катнаша белми, дип әйтсә дә, мин һаман өметемне өзмәгән идем. Дөрес уйлаганмын бит!!! Менә бит, бар икән бит тере җаннар!!! Алла теләсә, активлашабыз бит, җәмәгать. Эльза такмак язгач, минем дә үзем юкта фикерләр язып калдыручыларга карата бер такмак искә төште әле. Актыр кәҗә йоннары, Күктер кәҗә йоннары. Кунаклары монда йөри, Кайда хозяиннары? Кунакларым, чыннан да, бик җитди проблема күтәргәннәр. Ак төс чисталык, сафлык, пакьлек билгесе. Әгәр дә без шул төшенчәләрне пычратырга теләмәсәк, сафлыкка тап төшерергә уебыз булмаса, бу сорауга җавап, минемчә, бер генә, ак ак кына була ала. Аны бүтән төс белән бутарга ярамый.
raushania.ucoz.ru
|
|
| |
Фәридә | Дата: Суббота, 18.09.2010, 00:16 | Сообщение # 4 |
Сержант
Группа: Друзья
Сообщений: 7
Статус: Offline
| Ак сыер торып китсә, кара сыер ятып калыр, Кара сыер торып китсә, ак сыер ятып калыр. Һәм чиратлашып, менә шундый полоса барлыкка килер.
|
|
| |
Раушания | Дата: Понедельник, 20.09.2010, 21:20 | Сообщение # 5 |
Майор
Группа: Администраторы
Сообщений: 33
Статус: Offline
| Quote (Фәридә) Ак сыер торып китсә, кара сыер ятып калыр, Кара сыер торып китсә, ак сыер ятып калыр. Һәм чиратлашып, менә шундый полоса барлыкка килер. Әйе, Фәридә апа, тормыш чыннан да, полосалардан тора. Кем өчендер гел агы гына очрап тора, ә кайберәүләр кара полосага эләгеп газаплана. Тормышның тәмен татып карар өчен, карасын авыз итү дә кирәктер бәлки. Ләкин сынауларның бик тә авырлары, күтәреп булмаслары да булырга мөмкин бит. Ходай беребезгә дә күтәрә алмаслык хәсрәтләр күрергә язмасын, ак полосалар күбрәк булсын иде дигән теләктә калам.
raushania.ucoz.ru
|
|
| |
|
| |