Татар теле укытучысы Раушания Мәтҗанова сайты
Пятница, 29.03.2024, 00:37
[ Новые сообщения · Участники · Правила форума · Поиск · RSS ]
  • Страница 1 из 1
  • 1
Форум » Test category » Дөрес тәрбия нинди була? » Дөрес тәрбия нинди була?
Дөрес тәрбия нинди була?
РаушанияДата: Четверг, 15.07.2010, 12:48 | Сообщение # 1
Майор
Группа: Администраторы
Сообщений: 33
Награды: 0
Репутация: 2
Статус: Offline
Тәрбия мәсьәләсендә бүгенге яшьләр хәзер балаларына ирекне күп бирәләр. Ярамый сүзе нигәдер сирәгрәк ишетелә. Минем күзәтүләрдән соң, әллә инде безнең фикерләү искечә юнәлеш аламы дип тә уйлап куям. Кемдер өчен кадерле истәлек булып саналган бүләкне уйнарга биреп ваттырту да, иртә яздан күз карасы кебек саклап үстергән яшел помидорларны чүләгәнгә сүз әйтмәү дә, тәрәзә вату да һ.б. да хәзер рөхсәт ителә. Ярамый сүзе ник бер янгырасын! Бәлки баланың әти-әнисен башта тәрбияләргә кирәктер? Бала карт әбисенә кул күтәреп суга икән һәм әти-әниләре моңа елмаеп карап тора икән, бу, минемчә, бернинди дә кысаларга да сыймый инде. Мин бу проблема турында язарга күптән әзерләнеп йөри идем инде, ләкин быел җәй көне кичергәннәрем аны тизләтте генә. Сезнең фикерләрегезне көтеп калам.

raushania.ucoz.ru
 
ФанисДата: Воскресенье, 25.07.2010, 12:59 | Сообщение # 2
Сержант
Группа: Пользователи
Сообщений: 6
Награды: 0
Репутация: 0
Статус: Offline
Урысларда "метод кнута и метод пряника" дигән гыйбәрә яши. Менә бездә дә тәрбия өлкәсендә төрле алымнар кулланырга туры килә. Яхшылап әйткәнне аңлаганына "пряник" та ярый, ә киребеткәннәргә бераз гына булса да "кнут" төшереп алу да зыян итмәс, минемчә. Замана психологлары мондый ысулга каршы булсалар да, борынгылар белмичә генә матча башына сыек чыбык элмәгәннәр инде. Димәк, файдасы булган. Мин шулай уйлыйм.
 
РаушанияДата: Вторник, 03.08.2010, 13:31 | Сообщение # 3
Майор
Группа: Администраторы
Сообщений: 33
Награды: 0
Репутация: 2
Статус: Offline
Фәнис, Сезнең позициягез бик тә бәхәсле. Хәзерге чорда, тимәсәң дә, тиде дип тору ихтималы барда, балаларны бу метод белән тәрбияләү бик үк дөрес булмас, минемчә. Ә инде өйдәге үз балаларыңа килгәндә, һәркем үзенчә тәрбияләргә тырыша, ләкин монда да арттырып җибәрү урынсыз. Бала хокукларын яклау буенча чыгарылган закон мондый алымны тыя. Шулай булгач, пряник методы кулайрак булып кала инде. Ләкин шуңа өстәп, тавыш куелышы, мимика дип тә өстисем килә. Чөнки, чыннан да үз-үзеңне ничек тотуга, йөз-кыяфәтең нинди булуга, тавышың ничек чыгуга күп нәрсә бәйле. Монысы инде тәҗрибә белән килә торган нәрсә, ул күпмедер дәрәҗәдә артистлык сәләтен дә сорый.

raushania.ucoz.ru
 
ФәридәДата: Вторник, 28.09.2010, 22:25 | Сообщение # 4
Сержант
Группа: Друзья
Сообщений: 7
Награды: 0
Репутация: 0
Статус: Offline
Раушания, синең балаңны күзәткәнең бармы? Алар бит хәзер бөтенләй башка төрле. Мәсәлән, минем балалар 2се 2 төрле камырдан әвәләнгән һәм икесе дә миннән яхшырак. Сиңа да балаң үзеңнән яхшырак кебек тоелмыймы? Ул шундый закончалыктыр инде, бала ата-анасыннан камилләшкәнрәк була.Минем әни 20 яшендә 3 класс белеме белән нәрсә белгән колхоз эшеннән башка, ә минем кыз 20 яшендә белгәннәрне мин эле хәзер дә белмим. Минем 1.4 яшьлек оныгым хәзер миңа телефоннан ап-ачык итеп әби диеп эндәшә, 8 айдан тәпи киткән иде. Менә шуннан нәтиҗә яса инде. Хәзерге ата-аналарны үзгәртеп булмый инде, алар үз балаларын да тыңлатырлык хәлдә түгел. Кешенең үзендә булмаса юк булмый. Менә иң тәрбияле бала да хәтта сине әйе-әйе дип тыңлап утыра сабыр гына түзеп,ләкин барыбер үзенчә эшли. Син җәйге хатирәләреңне сөйлә эле, аннан соң минем фикерне тыңларсың.Э истәлек ватуга килгәндә, хәзер яшьләр искелеккә кирәксез әйбергә караган кебек карыйлар, аларга яңа булсын, матур булсын, оригинальный булсын. Мин күп әйберем белән саубуллаштым инде шулай, хәзер матурлыкка күнегеп киләм һәм аларны югалтканыма бер дә үкенмим. Матурлыкны яратабыз бит, күзләр үзеннән-үзе шатланып тора.Син лаек мондый матурлыкка диләр. Нигә иске-москы җыеп яткандыр. Кызым чатнаган тәлинкәләрне, чокырларны кулланырга да кушмый. Алар туганда ук белеп туганнар. Тәрәзә дә ватылырга тиеш булганга ватыла, бернәрсә дә мәңгелек түгел ич. Аның өчен шук малайны тотып тукмарга кирәкме, ул ватык бала кыйнап кына кире җыелмый бит. Бер елны гәҗиттә кыйммәтле люстраны ваткан өчен әти-әнисе з-4 яшьлек баланы кыйнап үтергәнне язганнар иде. Бала да юк, люстра да юк, ни отты инде алар?Гомумән, әйбер колы булып яту яклы түгел мин хәзер. Алдың, кулландың вакытында, искерде, хәзер инде ташласаң да ярый.
 
РаушанияДата: Суббота, 30.10.2010, 20:11 | Сообщение # 5
Майор
Группа: Администраторы
Сообщений: 33
Награды: 0
Репутация: 2
Статус: Offline
Дөрес тәрбия проблемасына килгәндә, дөрес тәрбия бала янында үз-үзеңне ничек тотуга да бәйле. Хәзер күпчелек әти-әниләр үз баласы янында укытучыны яисә башка бер кешене яманларга, тикшерергә күп сорап тормыйлар. Шул хәлдән соң балада укытучысына карата нинди хөрмәте калсын ди инде. Билгеле, укучы укытучысын яратмый башлый һәм әнисе аның өчен хаклы кебек күренә. Җәмәгать, күңелдәге барлык фикерләребезне дә баланың керсез күңеленә җиткерү ягын карамыйк әле. Чиста, саф күңелләре балачакның тәмен белеп калсын, керләнергә әле өлгерерләр, замананың кырыс җилләре үз вакыты белән генә аларга барып ирешсен иде. Вакытыннан алда балаларны юк хәсрәтләргә күммик инде. cry cry cry

raushania.ucoz.ru
 
Форум » Test category » Дөрес тәрбия нинди була? » Дөрес тәрбия нинди була?
  • Страница 1 из 1
  • 1
Поиск:

                         Татар теле укытучысы Мәтҗанова Раушания сайты