Татар теле укытучысы Раушания Мәтҗанова сайты
Четверг, 28.03.2024, 20:42
[ Новые сообщения · Участники · Правила форума · Поиск · RSS ]
  • Страница 1 из 1
  • 1
Форум » Test category » Карга күзен карга чукыймы? » Мәкальга бер караш
Мәкальга бер караш
РаушанияДата: Понедельник, 20.09.2010, 21:45 | Сообщение # 1
Майор
Группа: Администраторы
Сообщений: 33
Награды: 0
Репутация: 2
Статус: Offline
Әле чагыштырмача күптән дә түгел, без мәктәптә укыган чакларда, бу мәкальнең мәгънәсе бер төсле булса, заманалар үзгәрү халык авыз иҗаты әсәрләренә дә төзәтмәләр кертә. Бер карасаң, мәкаль-әйтемнәрдәге зирәклеккә, тапкыр, тирән икән бит акылга исләр китәрлек, ләкин кайберләре искереп, мәгънәсен үзгәртергә тиеш була. Элегрәк, чыннан да, бер казанда кайнаучылар, бер-берсен сатмаган, киресенчә, яклаганнар, тел-теш тидерерлек эш-гамәлләр башкармаганнар. Ә хәзер... Арада шундый кешеләр очраштыргалый: үзен өстен итеп калдырыр өчен, кеше башына басып китәргә дә күп сорап тормыйлар, дуслык дигән төшенчәгә төкереп тә бирмиләр, хезмәттәш кебек төшенчә хәзер әллә ни дәрәҗәле сүз түгел икән, ләбаса. Хезмәттәшеңене сазга батыру берни дә тормый икән бит. Андыйлар, кызганыч, көннән-көн күбәя. Кая барабыз, ниләр күрербез - әйбеп булмый. Әгәр болай барсак, бер-бер кая барып чыгарбыз инде. Ләкин кая???

raushania.ucoz.ru
 
ФәридәДата: Вторник, 28.09.2010, 22:49 | Сообщение # 2
Сержант
Группа: Друзья
Сообщений: 7
Награды: 0
Репутация: 0
Статус: Offline
Исең киткән икән, бездә дә шулай. Бер-бер уңышыңны күрсә. иң беренче иң якын ахирәтең төсен боза , көнләшә һәм сөйләшми башлый. Син кирәк вакытта һөд-һөд кошы кебек бөтерелә, кирәгең булмый башлагач, сүз дә кушмый. Әгәр бернигә карамастан бер-бер яхшылык эшләсәң, тагын елмая башлый. Татар башын татар ашый дип белми әйтмәгәннәр инде. Хаҗга баргач та бер-берсенең башына басып, бер-берсенә таш атышкач татар мантый алмас инде. Шуңа күрә беркемгә берни әйтмә шыпырт кына үз эшеңне эшлә. Татар бер-берсенә алга китәргә ирек бирми инде электән үк. Беркөнне кечкенә класста укучы балалардан ТР президенты турында ишеткәч утырып тормаган булсам егылып китә идем. Менә шундый хәлләр.
 
РаушанияДата: Суббота, 30.10.2010, 20:15 | Сообщение # 3
Майор
Группа: Администраторы
Сообщений: 33
Награды: 0
Репутация: 2
Статус: Offline
Quote (Фәридә)
Татар бер-берсенә алга китәргә ирек бирми инде электән үк

Килешәм, Фәридә апа, чыннан да шулай шул. Эт печән ашамый, сарыкка ирек бирми дигән мәкальгә туры килә инде бу.Үзләреннән бернинди рәтле эш чыкмаса да, кеше тикшерергә булдыручылар куп шул хәзер. Һәм ни кызганыч, алар башкаларны ышандырырга тырышалар бит!! Үзләрен күккә чөен, зур эш майтарган кебек итеп сөйләшәләр. Исләрең китәрлек.


raushania.ucoz.ru
 
Форум » Test category » Карга күзен карга чукыймы? » Мәкальга бер караш
  • Страница 1 из 1
  • 1
Поиск:

                         Татар теле укытучысы Мәтҗанова Раушания сайты