Татар теле укытучысы Раушания Мәтҗанова сайты
Суббота, 04.05.2024, 23:15
    Б ү л е к л ә р
    Бүлекчәләр
    Сайтның бүләкләре

    Сезнең фикер
Җәйге ялларны кайда үткәрергә җыенасыз?
Всего ответов: 81
    Язмалар архивы
Әдипләребез
Матбугат

Главная » Гостевая книга [ Добавить запись ]

Страницы: « 1 2 3 »
Показано 16-30 из 44 сообщений
29. Гөлназ   (12.12.2010 18:30)
+1   Спам
Җиңүең белән котлыйм, Раушания Гаязовна. Яулаган үрләрең тагын да югарырак булсын. Барлык эшләреңне дә сөенеп эшләргә язсын!
Ответ: Рәхмәт, Гөлназ. Үзеңә дә теләкләрнең иң изгеләрен генә юллыйм. Һәрвакыт шундый яхшы күңелле, ярдәмчел булып кал.

28. Халисә Ширмән   (14.11.2010 21:44) E-mail
+1   Спам
Хөрмәтле Раушания Гаязовна!
Сезне һәм укучыларыгызны КФУның Татар филологиясе һәм тарихы факультеты каршында оештырылган "Әллүки" түгәрәге бәйгесендә - "Шигъри Сабантуй"да катнашырга чакырабыз! Тулырак мәгълүматны allyki.ru да табарга мөмкин.
Хөрмәт белән, Халисә Ширмән.

27. Аида Флеровна   (20.10.2010 19:43)
+1   Спам
Раушания Гаязовна! Сезне интернет проектлар бәйгесендә 3 нче урын алуыгыз белән котлыйм.. Сезнең сайт күпләрне кызыктырырлык, бигрәк тә эчтәлек ягы. Сезнең кыю фикерләрегезгә мин сокланып карыйм. Тагы да зуррак нәтиҗәләргә ирешерсез дип өметләнеп калам.
Ответ: Аида Флеровна, биргән бәягезгә бик зур рәхмәт. Мөмкинлек чыккан саен сайттагы материалларны баету өстендә эшләргә һәм эчтәлеген баетырга тырышырмын.

26. Гульнeh Айзетуллова   (22.09.2010 23:50) E-mail
+1   Спам
Хөрмәтле Раушания!Сайтыгыз ошый миңа, һәр көнне булмаса да,кергәләп, күзәтеп чыгам. Сокланам эшегезгә.Сезгә киләчәктә дә яхшы,тырыш укучылар,зур уңышлар телим.
Ответ: Хөрмәтле кунагым. Яхшы сүзегезгә зур рәхмәтләремне белдерәм. Даими күзәтеп баруыгыз бик яхшы, фикерләрегезне дә ешрак калдырсагыз тагы да әйбәтрәк булыр иде. Сезгә бары тик уңышлар гына юлдаш булсын, авырлыклар кичерергә язмасын дигән теләктә калам.

25. Фәридә Нуруллина [Фәридә]  (17.09.2010 23:59)
+1   Спам
Сәлам, Раушания! Кунаклар янына кушылдым әле. Югалып калмам микән? Бу системаны аңлап бетерә алмыйм, шуңа күрә ниндидер файл чыгарып алырга куркып торам. Скачать дигәнгә курыкмыйча басарга һәм шуннан соң чыккан биттә төртелеп калам. Техник ярдәм кирәк.
Ответ: Фәридә апа, мин дөрес аңлаган булсам, Сез материал йөкләткәндә кынлыклар кичерәсез, әйеме? Миңа калса, моның бер авырлыгы да юк, сервердан йөкләтергә дигән язуга басу белән материал Сезнең компьютерыгызга күчә. Шулай эшләп карагыз әле. Проблема бүтән әйбердә булса, тагы хәбәрләшербез.

24. Йолдыз   (09.09.2010 20:14)
0   Спам
Бәйрәм белән, Раушания ханым!
Ответ: Рәхмәт Йолдыз ханым. Һәр барчабызның иткән изгелекләре үзенә әйләнеп кайтсын.

23. Йолдыз   (02.09.2010 17:58)
0   Спам
Раушания ханым! Сезне дә Яңа уку елы белән чын күңелдән котлыйм. Сезгә исәнлек-саулык, эшегездә зур уңышлар, гаилә бәхете, яхшы укучылар теләп калам.
Ответ: Бик зур рәхмәт, Йолдыз. интернет челтәре аша гына булса да Сезнең белән хәбәр алыша алуыма мин бик шатмын. Үзегезгә дә иң яхшы теләкләр генә юллыйм.

22. Гөләндәм   (01.09.2010 22:01)
0   Спам
Раушания апа. Нинди генә теләкләр теләсәм дә аз булыр кебек. Иң мөһиме, сәламәтлек, эшеңдә зурдан - зур уңышларга ирешүеңне теләп калам.
Ответ: Рәхмәт, Гөләндәм. Бу уку елында уңышлар безнең барыбызга да бик кирәк. Яңача түләү елы - зур сынаулар елы да. Шул сынауларны тиешенчә үтәргә язсын барыбызга да.

21. Гөлназ   (11.08.2010 21:50)
0   Спам
Саубуллашу вальсыгызда бик аз укучы бии кебек, Раушания апа. Безнең мәктәптә, кемнең кем булуына карамастан, барлык чыгарылыш сыйныф укучылары да вальс бии. Бу традициягә әйләнде. Барысы да биергә өйрәнеп чыгып китә, димәк. Биергә пар ясарлык укучылар җитмәсә, 9-10 нчы класслардан алалар.
Ответ: Әйе, Гөлназ, чыннан да, вальта 3 пар гына бии. Без ул елны теләк белдерүчеләрне генә биеткән идек шул, ә гадәттә алар күбрәк була иде. Барлык укучыларны да биюгә тарту яхшы әйбер, Сезнең традицияне кабул итеп алырга кирәктер безгә дә.

20. Лейсан Илҗдусовна [Лейсан]  (16.07.2010 13:08)
0   Спам
Афәрин! Булдыргансыз! Так держать! Сез булдыра алмаган әйбер бармы соң ул? hands :hands: hands
Ответ: Ләйсән Илдусовна! Рәхмәт Сезгә. Барысына күп сәлам.

19. Нурания   (14.07.2010 20:24)
0   Спам
Хөрмәтле администратор. Мин сайтыгызда беренче мәртәбә генә түгел, кергән саен шаккатам: кайлардан шуның кадәр вакыт табып бетерәсез? Өйдәге эшләрегезне эшләргә вакытыгыз каламы соң? Барысына да өлгерүегезгә шаккатам. Булдыра алгач бик әйбәт. Сайтыгызның тагы да баюын көтеп калам.
Ответ: Нурания, теләк булса, барысына да өлгерергә мөмкин. Көндез булдыра алмаганны эшләр өчен төн дә бар бит әле. Өй эшләренә килгәндә, җитешкәне җитешкәнчә була инде. Кайгыртуыгыз өчен рәхмәт. Сезнең фикерләрегезне көтәм.

18. Эльза Сафина [Эльза]  (10.07.2010 22:11)
0   Спам
Раушания Гаязовна! Сез беркайчан да заманнан артта калмыйсыз. Без Сезне бик хөрмәт итәбез, бик зур рәхмәт Сезгә. Сайтыгыз матур булган. Районыбызда яңалыкларны беренче булып Сез кертәсез, Афәрин.
Ответ: Эльза сеңлем! Заман үзе үк бездән яңалыклар сорый бит. Заман белән бергә үк атлап бетерә алмасам да, булдыра алганча тырышабыз инде. Районда яхшы укытучыларыбыз бик күп безнең, югары бәяләвегез өчен рәхмәт.

17. Мишәр кызы   (05.07.2010 14:45)
0   Спам
Раушания апа! Сезнең сайтыгыздан мин үзем өчен бик күп кирәкле материаллар таптым, бик зур рәхмәт. Мөмкин булса тәрбия буенча күбрәк материаллар урнаштырыгыз әле. Уңышлар телим.
Ответ: Хөрмәтле кулланучым! Сез үзегез өчен нинди дә булса файдалы материал таба алгансыз икән, бу минем өчен зур сөенеч, чөнки сайтны булдыруның төп максаты да шуның белән бәйле иде. Мөмкинлек булган саен материаллар тагы да өстәлер, бергә булыйк, ешрак кунакка керегез.

16. Файруза Саетовна   (04.07.2010 13:55)
0   Спам
Хормэтле коллегам!
Сайтыгыздагы яна материаллар белэн танышып чыктым, торган саен камиллэшэ барасыз, тел мэсьэлэсендэ, курыкмыйча, житди фикерлэр эйтуегезгэ сокландым!!! hands yes
Ответ: Фәйрүзә Сәетовна, даими рәвештә сайтыма күзәтү ясавыгызга бик зур рәхмәт. Сездән яңадан-яңа киңәшләр, тәкъдимнәр көтеп калам. Җәйге ялларыгыз файдалы үтсен.

15. Айсылу   (19.06.2010 17:19)
0   Спам
Ярыйсы гына үткен сүзле икәнсез. Бер дә башыгызга сугарлар дип тә курыкмыйсыз ахырысы Сез. Безнең районда болай сөйләгәнеңне белсәләр, эш урыныңны бушатырга туры киләчәк. Ләкин моңа кадәр җыелып килгән гаделсезлекне Сез генә туктата алырсыз микән? Шикләнәм. Шулай да уңышлар телим, бәлки Сезнең тырышлык безгә дә ярдәм итеп куяр?!
Ответ: Айсылу, тамчыдан күл җыела, ди халык. Бәлки минем язмамны укыгач тагы бер тамчы өстәлер? Өметсез шайтан гына була бит. Без барыбыз да киләчәкнең матур булырына, татар теленең үсеш алуына ышанырга тиешбездер бит инде, әйеме? Ә инде башка сугуга килгәндә, анысы кемгә дә эләгергә мөмкин, хәтта бер сүз дәшмәгәненә дә. Тәкъдиреңдә ни язылган булса, шул инде. Авыз йомып утырып кына аны булдырмый калып булмас инде. Буласы булса, юбарыбер була, сугасы булсалар, барыбер сугалар.

1-15 16-30 31-44

Имя *:
Email *:
WWW:
Страна:
Город:
Код *:
    Иң матур җырлар
    Баннер алмашу

Кызыклы видео
    Үгет-нәсыйхәт
  • Чытык, караңгы йөзле булмагыз. Йөзегездә мәсхәрәләү билгеләре күрсәтүдән сакланыгыз. Дусларыгыз һәм иптәшләрегез сездән тартынмыйча сөйләшсеннәр өчен һәрвакыт ачык йөзле булырга тырышыгыз.

  • Һәр нәрсәгә канәгатьлек күзе белән карагыз, кешеләрдәге нигъмәтләргә көнчелек белән бакмагыз.

  • Адәм баласының шатлык һәм кайгы вакытларында таяныр урыны - үзенең дусларыдыр. Шуның өчен дусларны үзегезгә туры килгән кешеләр арасыннан эзләгез.

  • Дустанә мөгамәлә кылучыларның барысы белән дә дус булырга ашыкмагыз, ә үзегез яратмаган кешеләрнең барысын да дошман күрмәгез.Дуслыгы саф булмаган кешеләр белән аркадаш булмагыз, мондый дуслыкка караганда һич дусларсыз тору яхшырак булыр.

  • Телләре белән генә вәгъдәле, ихлас күңелле булучылар белән сынамастан элек ышанып дус булмагыз. Тел күп вакытта ялган сөйли, ихтимал, бу кешеләр теләкләренә ирешер өчен генә сөйләшәләр, теләкләренә ирешкәч үзгәрәләр.
  •     Статистика

    Рейтинг@Mail.ru

    Tatarstan.Net - все сайты Татарстана

    Без бәйгедә

    Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

    конкурс сайтов

    Сайт кунаклары

    Файдалы сылтамалар

    Учительский портал На Урок.

    Банк Интернет-портфолио учителей.

    Фестиваль педагогических идей "Открытый урок"

    Татар телендә электрон китаплар

        Сайтның дуслары

    Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызының шәхси сайты

    Сайт

    Банк Интернет-портфолио учителей Учительский портал
       
    Эзләү
                             Татар теле укытучысы Мәтҗанова Раушания сайты