Татар теле укытучысы Раушания Мәтҗанова сайты
Суббота, 20.04.2024, 00:52
    Б ү л е к л ә р
    Бүлекчәләр
    Сайтның бүләкләре

    Сезнең фикер
Сайтка карата фикерләр
Всего ответов: 401
    Язмалар архивы
Әдипләребез
Матбугат

Татар бәхете өчен мин җан атармын:

Татар бит мин үзем дә, чын татармын

Кереш

Минем әлеге темага тукталуым очраклы гына түгел. Менә инде берничә ел дәвамында мин үзебезнең Татарстаныбыздагы татарча язуларны, алтакталарны, хак кәгазьләрен һ.б. тикшереп йөрим. Ләкин әлеге тикшеренүләр бер дә куандырырлык түгел. Татарча язуларда хаталарның артык күп булуы мине бу тикшеренү эшен башларга этэрде. Беренче карашка, безнең Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен өйрәнүгә һәм укыту өчен бөтен шартлар да булдырылган: дәүләт телләре бертигез күләмдә өйрәнелә, югары уку йортларында да бу уңай белән дәүләт телләре буенча белгечләр әзерләнә. Ләкин шуңа да карамастан, татар телендәге язуларда орфографик хаталарның күп булуы җанны әрнетә.

Урамнан узганда хаталы язмаларны, реклама, оешма исемнәре язылган алтакталар, белдерүләрне күреп элегрәк көләсе килә иде. Хаталар өстендә эш күптән алып барылуга карамастан, алар әле һаман да очрый. Язмаларның хаталы булуы тел үсешенә дә йогынты ясый. Аеруча кечкенә балалар зур хәрефләр белән язылган хаталы сүзләрне (ташка басылган ич!) исләрендә калдыра. Хаталарны махсус эзләп йөрмәсәң дә адым саен очрап тора. Минемчә, бу тема әлегә аз өйрәнелгән, актуальлеген югалмаган һәм бу проблемада “ак таплар” һаман да бар.

Әлеге тикшерү эшем дә нәкъ шушы проблеманы үз эченә ала. Хәзер мин хаталы очракларга мисаллар китерермен һәм аларга карата үз фикеремне җиткерермен.

Төп өлеш

  • инде ике ел рәттән җәй көне миңа Казан шәһәрендә булырга туры килде. Шәһәр кибетләренең берсендәге «Эш сәфәте» тактасын күреп кемдер игътибар итә, ә кайбер сатып алучы көлеп китәдер инде. Икенче бер хезмәт күрсәтү оешмасы да ишеген күркәм итеп бизәгән булган үзенчә. Дизайн ягыннан бик зәвыклы булса да, тәрҗемә итүдә хата киткән шул. «Ялсыз эшлибез» диясе урынга алар «Ял көне» дип язып элгәннәр. Ә кайсы көн икәнен күрсәтми, кулланучыны саташтыралар. Балалар уенчыгы сату кибете янында куелган белдерү барсыннан да арттырган! «Тәтәйзәр» алырга теләсә дә, телне белүчеләр бу кибетне урап үтәр мөгаен.

Алдагы фикерне дәвам итеп, сүземне узган ел Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңае белән сугыш һәм тыл ветераннарына махсус тартмаларда бүләк биргәнлекләре турында хәбәр итүдән башлыйм әле. (Чыннан да, әби-бабайларның мондый күчтәнәчкә күңелләре бик тә булды, мондый гына бүләккә алар, билгеле, лаек. Тартмадагы тәм-томнар сыйфаты ягыннан да яхшы, берсеннән-берсе йомшак һәм тәмле дә иде.) Мин инде, әлеге бүләкләрне барлаганда, аның язуларына игътибар итмичә булдыра алмадым. Тартмадагы товарлар Татарстанда җитештерелгән булса да, (Татарстанда ике дәүләт теле!!!) кайберләрендә татарча язулар бөтенләй юк, ә булганнарында "ташка үлчим"лек кенә. Адәм көлкесе! Казан, Яр Чаллы кебек зур шәһәрләрдә татарча дөрес яза белүче табу бик кыенмыни? Монда инде татарча шрифтка сылтап кына калдырырлык түгел. Хәзер инде аны теләсә кайсы мәктәп укучысы да урнаштыра ала. Шул ук җитештерүче заводларда да бик тә грамоталы эшчеләр дә бардыр, ләбаса?! Кычкырып көләләр бит бездән. Шул дәрәҗәдә үз телебезне мыскыл итүгә юл куярга мөмкинме соң? Мәгәр, русча язылган вариантында бер генә хата булса икән??? Татарлар надан булып чыга түгелме? Күпьеллык тарихы булган татар халкының бер вәкиле буларак, мин әлеге проблемага күз йомып кала алмыйм. Әле болары мин игътибар иткәннәрнең кайберләре генәдер. Мин күрмичә калдырганнары күпме икән? Тушенкага татарча язу бөтенләй кирәк түгел дип санаганнардыр инде. Татарстанда җитештерелсә дә, татарча язуны кирәк тапмаганнар, яисә телебезне хөрмәтләргә ашкынып тормаганнар. Нинди хөрмәт турында сүз барсын инде, мин Татарстанның саф татар районнарының берсеннән килдем. Сарманда җитештерелә торган “Сарман пилмәннәре”, “Сарман суы” турында Яңа гасыр радиосындагы рекламалардан ишетеп беләсездер. Ләкин җитештерүчеләр иң беренче чиратта башка милләт кешесенә йөз тотканнар, язулар барысы да рус телендә генә. Бу күренешкә эчем пошып, тикшерү эшемә дә бер дәлил булыр дип, “Сарман суы”ның ярлыгында күрсәтелгән номерны җыеп, нигә татарча язу булмавы белән кызыксындым. Трубканың икенче ягындагы иптәш, минем мәктәп укучысы икәнен белгәч, берни дә аңлатып тормыйча, трубкасын куйды. Белмим, ул нинди ваазифадагы кеше булгандыр, бәлки җитәкче дә түгелдер, әмма сорау ачык калды.

Чираттагы мисалым Яр Чаллы шәһәрендә чыга торган “Бәдрәф кәгазе” турында, аның исемнәрен кемнәр шул кадәр мыскыллап язды икән? Ниндидер төрки телдә язылган бу язма татар язуына бөтенләй дә ошамаган бит! Әлеге телдә язылган милләт кешеләренең Татарстанда җитештерелгән товарга нинди катнашы бар? Набережные Челнының Яр Чаллы икәнлеге мәгълүм булмаган бу кешегә белгечләргә мөрәҗәгать итсә, минемчә, яхшырак булыр иде. Менә сиңа Татарстанда җитештерелгән товар! Әле бит җитмәсә, “Татарстанныкын сайла” дип, лаф орган булабыз.

Элек эталон сөйләмне без радио, телевидение тапшыруларын тыңлап өйрәнә идек. Ә хәзер... Дөрес, анысы, “Яңа гасыр” радиосындагы алып баручыларга дәгъва бөтенләй юк диярлек. ТВда да үрнәк булырлык тапшырулар бар...

Инде язганнарымны дәлилләр өчен, берничә мисал (авторларын, тапшырулар исемен әйтеп тормыйм, чөнки бу алар бәласе түгел, ә өйрәтүчеләр, ялгышны төзәтүчеләр булмауда, таләпләр, зәвык түбәнлегендә. Моңа аптырыйсы юк, татар редакцияләрендә татар журналистлары үзара да урысча сөйләшкәч, экранга шундый калькалар чыгар инде ул...):

Бүген татар экраныннан “ӘЛБӘТТӘГЕН” дигән яңа сүзне ишетеп торасыздыр... (Бу диалекталь сүз, әдәби телдә юк... -дагын, -дәген кушып, әйтик, Кукмара, Сарман, Мөслим, Азнаакай якларында сөйләшәләр).

Беркөнне бер сәнгать “белгече” “...КҮП ТӨРЛЕ ОБРАЗЛАРДА УЙНАГАН КЕШЕ” дип, артистка мәдхия укый (образны иҗат итәләр, дип белә идем), ә икенчесе “...ИРТӘЛӘРЕН – РЕПЕТИЦИЯ, КИЧЛӘРЕН – ТЕАТР...” дип тезеп китте (спектакль, дияргә теләгәндер инде бу журналист, ул әле спектакль түгел, “театр карарга” йөридер).

ЮХИДИ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ ҖӘЙ КӨНЕ “ГАЗЕЛЬ” МАШИНАЛАРЫНА ҺӨҖҮМ ЯСАРГА ҖЫЕНА” дип, бер хәбәрче куркытып ук куйды. Икенчесе ХАЛЫКАРА ШАШКА БУЕНЧА ЯРЫШЛАР ТӘМАМЛАНДЫ дип яңалык җиткерә (дөресе, бәлкем, шашка буенча халыкара ярышлардыр...). Ә менә монысы бөтенләй шәп яңалык: “...ЗАМАНЧА, ЗАТЛЫ ХАТЫН-КЫЗЛАРНЫҢ КИЕМНӘРЕ ТӘКЪДИМ ИТЕЛӘ...”. Моны ишетсә, аңлы хатын-кыз кибеткә йөрүдән туктар, кешедән (ул хәтта затлы булса да) калганны, кемнең киясе килсен?! Бу журналист, бәлки, хатын-кызлар өчен заманча, затлы киемнәр булганлыгын аңламыйдыр...

А.Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор ансамбле чыгышы...” дип таныштыра берәү. Мин бу хәбәрчене ишеткәнчегә кадәр, Татарстанның җитәкчесе дип хөрмәтле Президентыбызны белә идем... Ә авторыбызның сүзләреннән бөтенләй башка фикер аңлаашыла.

Күрәсезме, ялгыш сөйләм чәчне үрә торгыза. Инде басымга, интонациягә тукталып та торасы юк. Бер генә мисал: паузаны һәм сүз басымын дөрес куймау аркасында, нинди абсурд мәгънә килеп чыга: “Дөрес халык (пауза) аз булды...” Димәк, халыкның калганы “дөрес булмаганнар” булып чыга...

Инде безнең журналистлар ярдәме тияме – “мәктәпне бетерде” дип сөйли торгач, татар мәктәпләре, чынлап та, бетеп бара, бугай. Мәктәпне тәмамлыйбыз, дисәк, бетмәсләр иде. Ә “туры эфир” дип күзгә карап сөйләүче алып баручыдан “Эфирның кыегы да буламы?” – дип сорыйсы килә. Мөгаен, буладыр, ялгыш сөйләмәсләр иде... Турыдан-туры эфир, диясе генә бит инде югыйсә...

Саный китсәң, ертык тел килеп чыга безнең “туры” эфирда. Әле юләрләнеп чабып йөрүче әбиләр тапшыруы турында бер-ике “җылы” сүз әйтмәкче идем. Кыскасы, карап булмый, оялам мин “көлкеханә”дән, татарлыгымнан көлдереп утырганым өчен, үземә ачуым кабара. Егетләре булдыклыдыр да, ә менә режиссерлык, сценарий авторы юк бу тапшыруда...

Татар интеллигенциясен татар телевидениесе торышы гел борчый. Матбугатта сүз чыкса, шунда ук бәхәскә кушылалар. Минем бу сүзләремне дә хуплаучылар күп булыр, юкка чыгаручылар, кире кагучылар да күренер.

Бар тамашачы татар телевидениесенә генә ябышып ятарлык булса иде. ТВның чәчәк атуын, югары рейтинглы булуын чын күңелдән телим!

Татар теленә кагылышлы булган тагы бер очракка тукталып китәм. Күптән түгел генә, телефонымда калган сумманы караган вакытта, "Обслуживаем клиентов на татарском языке " дигән язуга күзем төште. Я Хода, бу ни хәл, дип аптырап калдым. Булмас ла, ничек моны булдыра алдылар икән дип уйларга да өлгерә алмадым, "Яңа гасыр" радиосы аша нәкъ шуны игълан итеп яталар. Бернинди дә авырлыгы юк: 08103 номерын җыясың да үзеңә кирәкле белешмәне татар телендә ишетә аласың. Сөенүләремне белсәгез иде сез!!! Вакытны озакка сузмыйча гына, мин дә шуны тикшереп карарга булдым... Һәм нәрсә ишетте дип беләсез: "неправильно набранный номер". Бәлки, чыннан да, мин ялгышканмындыр дип, тиз арада тагын һәм тагын җыярга ашыктым. Ләкин, ни гаҗәп, миңа шул ук җавапны ишетергә туры килде. Әһә, дидем дә көйләп бетермәгәннәрдер әле, алдан рекламасын гына бирә торуларыдыр дип уйлап тынычландым. Ләкин икенче көнне дә, аннан соң да үзем теләгән, күптән көтелгән татарча җавап бирүчене ишетә алмадым. Кызаныч, бу күренеш чәчәк атмыйча гына бөре хәлендә калыр микән әллә, чыннан да, уңай якка хәл ителер микән?

Хәзер әйтеләсе фикергә оеткыны мин күптән салып куйган булсам да, материалларны җыеп бетерә алмау сәбәпле, язарга алынмыйча озак кына сузылып йөрергә туры килде. Барыгызга да мәгълүм: узган ел җәй көне күп кенә урыннарда урманнарда янгын чыгып, шуны сүндерү эше алып барылды. Һәм шун көннәрнең берсендә 1 нче каналдан "горит русский лес” дигән сүзләрне ишетүгә, бар җыелган материалларымны берләштереп, шуңа кагылышлы фикерләремне язарга булдым. Россия дип аталган күпмилләтле илдә бары тик руслар гына яшимени, дип уйлап куйдым мин. Безнең ише вак милләтләрне бөтенләй кешегә дә санамыйлармыни? Ничек инде урман русларныкы гына булсын ди? Русныкы дип саналган әйберләр болай да бик күп бит инде: "русская зима”, "русская баня”, "русские пельмени”, "русская рыбалка”, "русский дед мороз”, "русский характер”, "русские пряники”, "русское поле”, "русская душа”, "русская мафия, "русская рулетка”, "русская коса” һ.б. Ярар, мунча русныкы булсын да ди, ә Ходай биргән кышны ничек русныкы гына диеп әйтеп була? Пилмән сүзе рус теленә башка телдән килеп кергән хәлдә ничек русныкы була алды микән? Кыш бабай да, озын толым да бездә юкмыни? Әле күптән түгел генә 80 нче елда булып үткән олимпиаданын юбилей концерты вакытында "прощай, русская Мишка» дип, аю белән хушлаштылар. Димәк, урман хуҗасын да алар үзләренеке иткәннәр. Мине тагын бер нәрсә гаҗәпләндерде. Белүемчә, православие динен бары тик руслар гына тугел, ә башка милләт халыклары да, шул исәптән керәшен татарлары да тота. Ә менә "русская церковь” гыйбарәсе бу очракта дөрес булыр микән? "Русское поле” дигән сүзтезмәсенә карата минем фикерем бөтенләй башкача. Юк, ул минеке генә түгел, ә үзләре үк рус милләтеннән булган кеше авызыннан әйтелгән фикер дә. Узган ел Мәскәү өлкәсеннән кунаклар килгән иде. Шулар Татарстандагы иген кырларының караулы, басуларның чиста, матур булуларына сокланып, гаҗәпләнүләрен белдерделәр. Юлда чәчелмәгән, ташландык җирләр барлыгын һәм аларның Россиянең нәкъ башкаласы тирәсендә күп булуы турында сөйләп үткәннәр иде. Шуннан соң сорау туа: "русское поле” нинди? Аңа дан җырларлыкмы? Зурлап әйтерлекме соң? "Русская водка”, "русский мат” төшенчәләренә карата өздереп фикер әйтүдән куркам, чөнки аларның икесеннән дә безнең татар да баш тартмый. Шулай да, татарлар үз итеп алган берничә сүзтезмә юк түгел: "новый русский”ны "яңа татар”, ә "русское радионы” "татар радиосы” дип, бик яратып үзебезчәгә үзгәртеп кулланабыз. "Русское гостеприимство” да безнеке түгел, димәк, без кунак итә белмибез булып чыгамы? Юк, җәмәгать, татар - гомер-гомергә кунакчыл, киң күңелле халык булды. Басу-кырларыннан да мул уңыш алды, озын толымлы гүзәлләре дә күп аның, прянигы булмаса да, башка бик күп милли ризыклары да бар. Татарларның бар нәрсәсе дә бар, булганын дөрес итеп сакларга гына кирәк, югалтмаска кирәк: телебезне дә, гадәтләребезне дә, кыйблабызны да! Шул уңай белән , “горит русский лес” сүзләрен ишеткәч, 1 нче каналның сайтына мөрәҗәгать түбәндәгеләрне яздым: “Уважаемая редакция! Здравствуйте! Ответьте пожалуйста на один вопрос, поводом для этого письма было то как я услышал по первому всеобщему каналу вот такую фразу:"горит русский лес”. Их много: русская зима, русская баня, русский лес, русская картошка и т .д. Удивляюсь этому, будучи татарином, думаю неужели нет татарского ничего в нашей огромной стране кроме извиняюсь за выражение "татарской морды". Горели леса в Республики Мари-эль. Почему не горят "марийские леса"? Неужели вы не помните о том, что вы всеобщий Российский канал. Если не трудно, напишите пожалуйста ответ на указанный электронный адрес. Спасибо! Не думайте, что я националистка, мне дороги и русские, и другие народы также как и татары”. Ләкин Татарстанның бер читендә яшәүче вәкиленә җавап язучы булмады. Кирәк тапмадылар микән, әллә инде үз хаталарын аңладылар микән, анысын әйтеп булмый. Әйтелгәнгә йомгак ясап шуны ассызыклыйм: үзебезнең Татарстанда җитештерелгән товарларга да үз телебездә язмасак, телебезнең үсеше турында сөйләп тә торасы юк.

Әздән дә күңел була, юктан да хәтер кала дип, халык белмичә әйтмәгән шул. Кешенең күңелен күрер өчен бер сүз дә , ә кайчагында кәефне күтәрү өчен күптән көтелгән нәрсәне күрү дә җитә. Күпме җирдә без татарлар, татар теле дип сөйләп тә, телебезнең үсеше алга таба түгел дип борчылдык. Хәзер менә мин сөенеп, телебезнең киләчәгенә өметләнеп язам. Карасаң, әллә ни искитәрлек әйбер дә түгел, вак кына мәсьәлә, ә барыбер җанга җылы өрә. Сүзем "Чулпан" иминият компаниясе бүләкләре турында. Әле шушы көннәрдә генә мәктәп укучыларын страховкалау өчен агентлар мәктәбебездә булдылар. Әти-әниләр, балаларның иминлеген кайгыртып, иминият кампаниясе белән килешү төзергә уйлады һәм тиешле сумманы түләгәч, укучыларга иминият кәгазе белән бергә бүләкләр дә тапшырылды. Энә дә бүләк, дөя дә бүләк дигән сүзләргә нигезләнсәк, әллә ни зур булып саналмаса да, бүләкләргә бик тә сөендек. Альбом, китап кыстыргычы, шоколад, кебек вак кына әйберләр арасында минем игътибарымны җәлеп иткәне - китап кыстыргычы. Дүрт фән өчен ясалган бу кыстыргычның берсе татар теле дәреслекләренә дип махсус эшләнгән. Дистәләгән фәннәр арасыннан безнең татар теленә игътибар иткәннәренә миннән да ныграк сөенүче булмагандыр әле. Кире ягында да файдалы мәгълумат бар: килешләр, сан кушымчалары һ.б. Аларында бераз гына хата булса да, төп бите махсус туган телебез өчен әзерләнгән булуы зур шатлык. Менә бит, күп тырышкач, ни дә булса селкенеп куя икән. Бу инде үзенә күрә бер революция.

Революция булырлык тагы бер куанычлы мисалга тукталып китәм. Әйткәнемчә, “татар” исеме белән аталган товарлар бездә күп түгел. Шушы көннәрдә мин кибеттә бер тәмләткечкә тап булдым, исеме күңелгә ятышлы – “Татарская”. Мәскәүдә җитештерелгән бу товарга ничек мондый исем бирелде икән дип уйладым да тышлыгында күрсәтелгән электрон адреска хат юлладым. Әлеге адрес сораулар һәм теләкләр өчен булганга күрә, мин дә аның исеме белән кызыксындым. Ни гаҗәп, миңа җавап бирделәр! Ул гына да түгел, “Волшебное дерево” фирмасының генераль директоры Матюшин Анвар Сергеевич икәнен дә, әнисенең татар булуын да, язганнары буенча татарлыгы белән горурлануы да сизелә иде. Россиянең мәркәзендә яшәп тә, күңеле белән татар булып кала алганнарга хөрмәтем чиксез минем.

Йомгаклау

  • кенә булса да, Татарстанда хаталар күп булуга карамастан, булган кадәр язуларның ике телдә язылуы куанычлы. Бары тик эшләмәгән кеше генә хаталанмый дигән әйтем бар. Шулай да телебезне хөрмәт итү максатыннан минем шундый тәкъдим әйтәсе килә: бәлки бу мәсьәләне Дүләт думасына, депутатлар тикшерүенә куярга кирәктер? Бәлки тиешле рөхсәт кәгазе алмыйча, алтакталарны, ярлыкларны урнаштыруны тыяргадыр? Бәлки моның өчен махсус лицензия булдырыргадыр? Һәм ниһаять, бәлки Татарстанда җитештерелгән товарларның барысына да ике телдә язуны мәҗбүри итеп куягадыр? Болар бары тик минем тәкъдимнәр генә. Кем белә, бәлки кемдер минем фикерләрне кирәкле дип табар да тормышка ашыру юлларын эзләр, ә бәлки, киресенчә, гап-гади бер авыл кызының фикерләрен колагына да элмәс. кенә булса да, камиллеккә, матурлыкка һәрчак омтылырга кирәк! Шул вакытта хаталар да бетәр.
  •  

    1.  

     

     

 

 

 

 

 

 

    Иң матур җырлар
    Баннер алмашу

Кызыклы видео
    Үгет-нәсыйхәт
  • Чытык, караңгы йөзле булмагыз. Йөзегездә мәсхәрәләү билгеләре күрсәтүдән сакланыгыз. Дусларыгыз һәм иптәшләрегез сездән тартынмыйча сөйләшсеннәр өчен һәрвакыт ачык йөзле булырга тырышыгыз.

  • Һәр нәрсәгә канәгатьлек күзе белән карагыз, кешеләрдәге нигъмәтләргә көнчелек белән бакмагыз.

  • Адәм баласының шатлык һәм кайгы вакытларында таяныр урыны - үзенең дусларыдыр. Шуның өчен дусларны үзегезгә туры килгән кешеләр арасыннан эзләгез.

  • Дустанә мөгамәлә кылучыларның барысы белән дә дус булырга ашыкмагыз, ә үзегез яратмаган кешеләрнең барысын да дошман күрмәгез.Дуслыгы саф булмаган кешеләр белән аркадаш булмагыз, мондый дуслыкка караганда һич дусларсыз тору яхшырак булыр.

  • Телләре белән генә вәгъдәле, ихлас күңелле булучылар белән сынамастан элек ышанып дус булмагыз. Тел күп вакытта ялган сөйли, ихтимал, бу кешеләр теләкләренә ирешер өчен генә сөйләшәләр, теләкләренә ирешкәч үзгәрәләр.
  •     Статистика

    Рейтинг@Mail.ru

    Tatarstan.Net - все сайты Татарстана

    Без бәйгедә

    Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

    конкурс сайтов

    Сайт кунаклары

    Файдалы сылтамалар

    Учительский портал На Урок.

    Банк Интернет-портфолио учителей.

    Фестиваль педагогических идей "Открытый урок"

    Татар телендә электрон китаплар

        Сайтның дуслары

    Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызының шәхси сайты

    Сайт

    Банк Интернет-портфолио учителей Учительский портал
       
    Эзләү
                             Татар теле укытучысы Мәтҗанова Раушания сайты