Татар теле укытучысы Раушания Мәтҗанова сайты
Пятница, 19.04.2024, 10:12
    Б ү л е к л ә р
    Бүлекчәләр
    Сайтның бүләкләре

    Сезнең фикер
Җәйге ялларны кайда үткәрергә җыенасыз?
Всего ответов: 81
    Язмалар архивы
Әдипләребез
Матбугат

Нәрсә соң ул бәхет? Ә укытучы бәхете нинди була  ул? Әлеге сорауларга бертөрле генә җавап бирү мөмкин түгелдер, минемчә. Чөнки җир йөзендә яшәүче кешеләр саны күпме булса, әле сорауга җаваплар да шуның  кадәрдер, мөгаен. Ни өчен дисезме? Чөнки бәхет төшенчәсен һәркем үзенчә аңлый. Берәүләр өчен ул саулык-сәламәтлек, икенчеләр өчен әти-әниле булу, өченчеләр исә  ул - кыйммәтле  машина. Ә менә укытучы бәхете алда саналганнардан аерылып тора. Беренчедән, укытучы өчен яраткан эшең булу - бик мөһим. Икенчедән, сине хөрмәт итеп торучы укучыларың һәм әти-әниләрнең карашын тою - бәхет. Өченчедән, эшеңнең нәтиҗәсен күрү  безгә шатлык китерә. Ләкин боларга ирешү өчен һәрбер укытучының ныклы тылы, терәге булу да бик мөһим. Шушы сорауларга җавап табу максатыннан, мин "Бәхет" сайты булдырдым. Әлеге сайт - безнең гаиләбез сайты. Анда гаилә тарихыннан истәлекле вакыйгаларны үз эченә алган бәхетле мизгелләр урын алган. Кызыксынучылар өчен мин сайтның адресын да тәкъдим итәм: https://baxet.jimdo.com Әгәр дә гаиләбез белән тулырак танышырга теләк белдерәсез икән, сайтыбызга рәхим итегез. Мин кунакларга һәрчак шат.

    Иң матур җырлар
    Баннер алмашу

Кызыклы видео
    Үгет-нәсыйхәт
  • Чытык, караңгы йөзле булмагыз. Йөзегездә мәсхәрәләү билгеләре күрсәтүдән сакланыгыз. Дусларыгыз һәм иптәшләрегез сездән тартынмыйча сөйләшсеннәр өчен һәрвакыт ачык йөзле булырга тырышыгыз.

  • Һәр нәрсәгә канәгатьлек күзе белән карагыз, кешеләрдәге нигъмәтләргә көнчелек белән бакмагыз.

  • Адәм баласының шатлык һәм кайгы вакытларында таяныр урыны - үзенең дусларыдыр. Шуның өчен дусларны үзегезгә туры килгән кешеләр арасыннан эзләгез.

  • Дустанә мөгамәлә кылучыларның барысы белән дә дус булырга ашыкмагыз, ә үзегез яратмаган кешеләрнең барысын да дошман күрмәгез.Дуслыгы саф булмаган кешеләр белән аркадаш булмагыз, мондый дуслыкка караганда һич дусларсыз тору яхшырак булыр.

  • Телләре белән генә вәгъдәле, ихлас күңелле булучылар белән сынамастан элек ышанып дус булмагыз. Тел күп вакытта ялган сөйли, ихтимал, бу кешеләр теләкләренә ирешер өчен генә сөйләшәләр, теләкләренә ирешкәч үзгәрәләр.
  •     Статистика

    Рейтинг@Mail.ru

    Tatarstan.Net - все сайты Татарстана

    Без бәйгедә

    Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

    конкурс сайтов

    Сайт кунаклары

    Файдалы сылтамалар

    Учительский портал На Урок.

    Банк Интернет-портфолио учителей.

    Фестиваль педагогических идей "Открытый урок"

    Татар телендә электрон китаплар

        Сайтның дуслары

    Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызының шәхси сайты

    Сайт

    Банк Интернет-портфолио учителей Учительский портал
       
    Эзләү
                             Татар теле укытучысы Мәтҗанова Раушания сайты