Таныш булыйк! Минем исемем - Раушания. Тумышым буенча мин җырларда җырлана торган ямьле Сарман якларыннан. Икенче номерлы Сарман урта мәктәбен тәмамлауга, мин кулыма өлгергәнлек аттестаты алып, Казанга юл тоттым. Максатым - педагогик уку йортына керү иде. Казан Дәүләт педагогия институтының тарих филология факультетына керү бәхетенә ирешкәч, татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты юнәлеше буенча укый башладым. 1992 нче елда югары уку йортын тәмамлап, Түбән Камадагы икенче санлы гимназиягә эшкә урнаштым. Гаилә корып, киредән үзебезнең Сарман якларына кайтып төпләнергә туры килде. 1994 нче елда улым, 2000 нче елда кызым дөньяга аваз салды. Шул вакыттан башлап, минем укытучылык эшенә карашым кискен үзгәрде: укучыларга әниләр күзлегеннән карарга өйрәндем. Тырышып эшләү, үҗәтлек сыйфатларын үз иткәнгә, уңыш озак көттермәде: 2008 нче һәм 2012 нче елларда милли проект кысаларында үткәрелгән "Иң яхшы укытучы" бәйгесендә (ПНПО) ике тапкыр җиңүгә ирештем. Озакламый нәтиҗәле хезмәтем өчен "Күкрәк билгесе" белән бүләкләндем. Быел инде эшли башлавыма да 25 ел була. Артка әйләнеп карасам, шактый еллар үткән, тәҗрибә дә тупланган. Ә киләчәккә планнар, эшләнәсе эшләр әле күп. Хыяллар, максатлар, алга куелган бурычлар тагы да зуррак тырышлык сорый. Аларга ирешү өчен ходай сәламәтлек бирсен дә, кайгы-хәсрәтләрдән генә араласын иде дигән теләктә калам.